Бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Татарстан Республикасының хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы үтте.
Хөкүмәт комиссиясе утырышы тәмамланганнан соң тема буенча сөйләшү урында дәвам итте. Биредә халык арасында алкоголизация дәрәҗәсен киметү, алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә контроль-инспекция эшчәнлеге нәтиҗәләре, иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларны социаль адаптацияләү турында сөйләштеләр. Сөйләшүне дәвам итеп Нурлат районында югалган кешеләрне эзләүдә волонтерлек хәрәкәтен активлаштыру кирәклеге дә әйтелде.