Нурлатта хезмәт ветеранын котладылар

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

Бүген, 27 августта, Нурлат районы башлыгы урынбасары Флюра Ногманова Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче Мария Ивановна Творогованы 90 яшьлеге белән котлады.

Мария Ивановна – тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучы толы, Сугыш елларында колхозда эшләгән. Сугыштан соң Чиләбе өлкәсенә киткән. Киров исемендәге заводта эшләгән, станокларда машина-трактор детальләре ясаганнар. Аның гомуми хезмәт стажы – 41 ел. Тормыш иптәше белән 57 ел гомер кичергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International