Кичә, 25 августта, Г.Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тренер Вячеслав Лобов кул астында төрле елларда волейбол серләренә өйрәнгән волейболчы кызлар очрашты. Мондый буыннар очрашуы традиционга әверелде һәм быел юбилейлы – бишенче тапкыр үтте. Кызлар командаларга бүленеп, волейбол уйнадылар, алар арасында мәктәп укучылары да, студентлар да, хезмәт юлын яңа гына башлап җибәргәннәр дә, инде зур волейбол стажына ия катнашучылар да бар иде. Нәтиҗәдә, кичәге студентлар беренче урынны яулады. Әмма тренер Вячеслав Анатольевич әйтүенчә, нәтиҗә беренче урында түгел. Иң мөһиме – аралашу, буыннар арасындагы элемтәләрне югалтмау.