Бүген, 26 августта, Нурлат шәһәренең үзәк стадионында футбол буенча ТР Беренчелегенең икенче лига уеннары тәмамланды. Нурлатның “Факел” командасы Бөгелмәнең “ТатГрад” командасы белән очрашты, уен тигез исәп: 1:1 белән тәмамланды. Шулай итеп, “Факел” уеннарны турнир таблицасының бишенче позициясендә тәмамлады.
Нурлатта исә Беренчелекнең соңгы матчын бәйрәм итеп оештырганнар иде, сәүдә нокталары, балалар өчен аттракционнар эшләде.