Нурлатта район мәдәният йорты төзелеше хакында урынга чыгып сөйләштеләр

2018 елның 25 августы, шимбә

Бүген район җитәкчелеге шәһәр башкарма комитеты, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, подряд оешмалары җитәкчеләре белән берлектә район мәдәният йортын капиталь ремонтлау эшләренә  багышланган киңәшмәне   урынга чыгып үткәрде. Мәдәният йортына “Атлас” ОООсы ремонт ясый.

Әлеге объектта эшләр “Татнефть” чаралары хисабына башкарыла. Һәм, әйтүләренчә, мәдәният йорты тулысы белән үзгәрәчәк – аның фасадыннан башлап түбәсенә кадәр үзгәртеп ясау  күздә тотыла. Моның өчен бирелә заманча материаллардан файдаланалар.  Эшләр алдан билгеләнгән  график буенча бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International