Нурлат районында урак алдынгыларына район җитәкчелегеннән акчалата бүләкләр тапшырылды

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Бу көннәрдә район басуларында урак кызу темплар белән дәвам итә – атнаның беренче көненә барлык мәйданнарның 89 процентыннан игеннәр суктырып алынган. Урак темплары буенча Нурлат республика районнары арасында беренче урында. Монда, әлбәттә инде, иртәдән кичкә кадәр тырышып хезмәт куючы  комбайнчыларның да өлеше зур. Иң алдынгыларга исә район җитәкчелегеннән бүләкләр тапшыру дәвам итә. Бүген “Сөләйманов Ә.И.”, “Нурлат-Агро”, “Нурлат сөте” һәм “Южная” хуҗалыкларыннан алдынгы комбайнчылар акчалата сертифиткатларга ия булды. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәфис Ганиев басуларга барып “Сөләйманов Ә.И.” КФХсыннан Роберт һәм Рәзилә Абдрахмановлар, Рәмис  һәм Ленар Нямаевлар экипажына, “Нурлат-Агро”дан Владимир Аладин белән Александр Салиевка акчалата сертификатлар тапшырды. “Южная” хуҗалыгыннан Николай Казаков белән Анатолий Петров, Фәнис Төхвәтуллин белән Раил Фәйзуллин һәм “Нурлат сөте”ннән Алексей Захаров белән Данил Шувалов та басуда ук бүләкләнде. 
 Быел районда  комбайнчылар белән бергә аларның ярдәмчеләре дә  бүләкләнүе сөенечле. Алар арасында әле мәктәптә укучылар да, төрле техникум, вузларда белем алучылар да бар. Мәсәлән, 3нче мәктәпнең 8нче сыйныфында белем алучы Данил Шувалов быел беренче тапкыр комбайн руле артына утырган. Бер басуда янәшә торып эшләүче әтисе Борис белән абыйсы Александрга алмаш үсә, димәк. Ә  хезмәтенең шулай җитәкчелек тарафыннан билгеләп тә үтелүе аңа аерата күңелле булды.  
...Комбайннарын берничә минутка гына туктатып торган комбайнчылар исә бүләк алу белән җитез генә эшләрен дәвам иттеләр – көннәр коры торганда һәр минут кадерле.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International