Нурлат районында мобиль-консультацион төркем халыкны кабул итә

2018 елның 17 августы, җомга

Кичә һәм бүген республиканың төрле министрлыклары, ведомстволары һәм оешмалары белгечләреннән торган  мобиль-консультацион төркем түләүсез юридик ярдәм күрсәтү кысаларында халыкны кабул итүләр үткәрде. Төркем составына Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе аппараты, ТР Конституцион суды аппараты, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча коммерциячел булмаган оешмалар эшләре буенча бүлеге, ТРда кеше хокуклары буенча уполномоченный аппаратыннан һәм башка тармаклардан белгечләр кергән. Кабул итүләр Якушкино һәм Мамык авыл җирлегендә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International