Төп бурыч – кешеләргә хезмәт итү

2017 елның 21 апреле, җомга

Бүген, 21 апрельдә  билгеләп үтелә торган Җирле үзидарә көне – календарьда әле чагыштырмача яңа дата. Быел әле бишенче тапкыр гына билгеләп үтелә торган әлеге бәйрәмне район һәм шәһәрдә җирле үзидарә органнарында хезмәт куючы мңниципаль хезмәктәрләр дә ел саен матур үзгәрешләр, яңалыклар һәм уңышлар белән каршы алалар.  
Җирле үзидарә – кешеләргә иң якын торучы хакимият органы. Һәр йорттагы уңайлы мохит аларның нәтиҗәле эшчәнлегенннән дә тора. Бүгенге көндә муниципаль хакимият җирлектә яшәүчеләрнең конкрет көнүзәк проблемалары турында гына кайгыртып калмый, аларга  район тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән уртак файдалы эшкә кушылырга һәм үз инициативаларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Соңгы берничә елда республикада уңышлы тормышка ашырылып килә торган үзара салым программасы нәкъ менә җирле проблемаларны халыкның инициативасы белән хәл итәргә  мөмкинлек бирә. Киекле авыл җирлегендә дә ел саен авыллар халкының иницативасы белән үзара салым программасы ярдәмендә җирлектәге әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итеп киләләр – юллар төзекләндерелә, зиратларга тәртип салына, күлләрне чистарталар... Моннан тыш, авыл җирлегендә республикада тормышка ашырылучы, шәһәр һәм авылларда яшәүче халыкның тормышын уңайлыклы итүгә юнәлдерелгән күпләгән дәүләт программаларының файдасын күрәләр.
–    Авыл җирлегендә соңгы елларда гына заманча балалар бакчасы төзелде, ике авылда ФАП ремонтланды, һәйкәлләр төзекләндерелде, су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту буенча шактый күләмле эшләр башкарылды, юллар ремонтлана. Боларның барысы да авылларның социаль үсеше турында сөйли.  Шунысы сөенечле: 2016 елда  халык саны алдагы елга караганда артыграк булды, яшь гаиләләр, яңа туган сабыйларның саны арта, – ди авыл җирлеге башлыгы Рәфис Ганиев. 
Авыл җирлегенең авылларның социаль үсешенә юнәлдерелгән эшчәнлеге исә ТР муниципаль берәмлекләр Советы ел саен  үткәрә торган “Муниципаль идарә өлкәсендәге иң яхшы хезмәткәр”  конкурсында да билгеләп үтелде. Рәфис Ганиев анда “Социаль үсеш” номинациясендә җиңүче булып табылды. Әмма җиңү яулау һич кенә дә тынычланырга ирек бирми, ә алга таба тагы да тырышыбрак эшләргә, әһәмиятле бурычларны хәл итү бурычы куя дип саны авыл җирлеге башлыгы. 
–    Авылларда хәл итәсе мәсьәләләр бар әле. Алар нигездә юлларның торышы белән бәйле. Киекле авылында Мәдәният йорты төзү, Кизләүдәге чал тарихлы мәдрәсәне ремонтлау да көн кадагындаы сораулар. Әмма акрынлап аларны да хәл итәрбез дип саныйм. Хәл ителмәслек мәсьәләләр юк, – ди ул. 
Әлеге конкурсның “Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру һәм кадрлар белән тәэмин итү” номинациясендә исә район Советның оештыру эшләре буенча начальнигы урынбасары Гөлия Сәгыйрова җиңү яулады. Ул район Советында 9 ел хезмәт куя. Кадрлар белән эшләү муниципаль хезмәткәрләрдән төгәллек һәм җаваплылык, законнарын яхшы белүне таләп итә.  Әмма муниципаль  хезмәттә иң беренче чиратта кешеләр белән эшли, аларны ишетә һәм тыңлый белү барыннан да мөһимрәк дип саный белгеч һәм нәкъ менә муниципаль хезмәт тармагында хезмәт куюы белән горурлана. Үзең яшәгән төбәктәге халыкка  хезмәт итүдән дә мактаулырак һөнәр юк бит. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International