Район башлыгы Равил Кузюров су белән тәэмин итү, төзекләндерү һәм ремонт объектларында булды

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Бүген район башлыгы Равил Кузюров “Промочистка” һәм “ТКХ” ИК” ОООларында булып, әлеге предприятиеләрнең эшчәнлекләре белән танышты. “Промочистка”  ОООсы шәһәрне су белән тәэмин итү һәм су түгүдән тыш, 2017 елның 1 гыйнвареннан  авылларны да су белән тәэмин итү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә шәһәр һәм авыллар халкына тәүлегенә 6000 кубометр эчәргә яраклы су бирелә. Язгы ташу чорында суның сыйфаты начараю предприятие хезмәткәрләренә өстәмә мәшәкатьләр дә тудыра. Бу көннәрдә “Промочистка” лабораториясендә халыкка бирелә торган суга сәгать саен анализ ясала, суны чистарту өчен өстәмә чаралар күрелә. Предприятие җитәкчесе Рамил Мотыйгуллин сүзләренә караганда, бүгенге көндә эчә торган суның сыйфаты нормада.  
Район башлыгы Равил Кузюров  Россия МВДсының Нурлат районы бүлегенең административ бинасында апрельнең беренче көннәреннән башланып киткән ремонт эшләре белән дә танышты. Биредә подрядчы – “Континет” төзелеш компаниясе бинаның өченче катында ремонт эшләре алып бара. Электр үткәргечләр, ишекләр алмаштырыла, идәннәр, стеналар, түшәмнәр яңартыла.  Район башлыгы эшләрне сыйфатлы итеп башкаруны бурыч итеп куйды.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International