Нурлат футболчыларының мини-футбол буенча ТР Беренчелегендәге дебюты уңышлы булды

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

14-16 апрельдә Нурлатның “Факел” командасы Аксубайда республиканың кече шәһәрләре һәм районнары арасында  мини-футбол буенча үткән  ТР Беренчелегендә катнашты. Беренчелектә быел республиканың төрле районнарыннан 16 команда катнашкан. Нурлатлылар үз төркемнәрендә матур уен күрсәтеп чирекфинал уеннарына чыкканнар, чирекфиналда Менделеевскиның “Аммоний”ен оту исә аларга ярымфиналга чыгарга мөмкинлек биргән. Кызганычка каршы, ярымфиналда Мамадышның “Олимп”ына  һәм өченче урын өчен Биектауның “Эверест”ына минималь  аерма белән оттырып, дүртенче урынга лаек булганнар. Җиңелү кәефләрен төшерсә дә, бу “Факел”ның мини-футбол буенча республика ярышларында әле беренче генә катнашуы булуын истә тотканда, нәтиҗә һич тә начар түгел. 
– Беренчелектә команданың  һәр 13 уенчысы да матур уен күрсәтте. Аеруча һөҗүмче Инсаф Вәлитов һәм капкачы Михаил Садовниковны аерып әйтәсе килә, – ди команданың җитәкчесе Марат Хәмидуллин. 
ТР Беренчелегендә 4нче урын яулау исә “Факел”га киләчәктә А (1) дивизионы командалары арасында чыгыш ясарга мөмкинлек бирә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International