Нурлат районында крестьян-фермер хуҗалыкларына һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ташламалы кредитлар бирү турында сөйләштеләр

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов район территориясендә халыкка хезмәт күрсәтүче банклар вәкилләре катнашында үткәргән эшче киңәшмәдә сүз авыл җитештерүчеләренә ташлмалы кредитлар бирү турында барды. Язгы кыр эшләре алдыннан әлеге тема аеруча актуаль һәм ташламалы кредитлар шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүдә төп этәргеч булып тора. Быелдан  крестьян-фермер хуҗалыкларына банклардан турыдан-туры  5 процентлы ташлмалы кредитлар бирелә башлау  да хуҗалыклар файдасына. Мондый кредит гаилә фермаларын үстерүгә, эш башлаучы фермерлага һәм кулланучылар кооперативлары арасында үткәрелә торган конкурсларда катнашучылар өчен дә бик файдалы булачак. Мәсәлән, 6 апрельдән “Крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермларын үстерү” программасы буенча конкурска заявкалар кабул итү башланды да инде. Руслан Хәлилевич банк хезмәткәрләрен авыл җитештерүчеләре белән активрак эшләргә, аларны ташламалы кредитлар алуга җәлеп итәргә чакырды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International