Туган телебезне яратыйк!

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

Нурлат шәһәренең 3 нче урта мәктәбе “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә кушылды.  Анда татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән берлектә  укучылар һәм өлкәннәр дә бик теләп катнаштылар. 
Акция мәктәптә ел саен  21 нче февраль – Халыкара туган тел көненнән үк  башланып китә һәм аның кысаларында  һәр татар теле һәм әдәбияты укытучысы төрледән-төрле  чаралар үткәрә. Мәсәлән, Гөлүсә  Кәбирова 7Б сыйныфы укучылары белән оештырган  “Син татарча сөйләшәсеңме?” дигән  сораштыруга 40лап кеше бик теләп кушылган, аларның һәркайсына “Мин татарча сөйләшәм” исемле сүзлек-буклетлар да тапшырганнар. Урамнарга чыгып, кибетләргә, ашханәләргә, китапханәләргә кереп, “Ничә сүз өйрәтә аласың?” дигән уен оештырганнар һәм аның барышында төрле милләт вәкилләренә 100гә якын сүз өйрәткәннәр. 
    Ә менә Роза  Әбүбәкерова 7А сыйныфы укучылары  белән “Мин татарча сөйләшәм!” акциясен китапханәдә, шәфкать туташы кабинетында, кибетләрдә дәвам итеп, халыкны татар телендә сөйләшергә өндәгәннәр. Түштамгалар, сүзлекләр таратканнар һәм яшьләрнең, урта буын кешеләрнең татар теленә мөнәсәбәтләре белән кызыксынганнар. Лилия Баһаветдинова  6А сыйныф укучылары белән шәһәр урамнары, җәмәгать урыннары, банк, ашханә, кибет, даруханәләрдә шәһәрлеләр арасында үткәргән сораштыруларда да нурлатлылар татар теленә битараф түгеллекләрен  һәм мондый чараларны үткәрүнең кирәклеге әйткәннәр.   Ә менә мәктәпнең өлкән һәм башлангыч сыйныф укучылары Зәйтүнә Садыйкова  җиәкчелегендә  “Интелектуаль уен”га кушылганнар. Укучылар җитәкчеләре белән берлектә сәфәрләрен шикәрчеләр бистәсенең  урамнарында да дәвам иткәннәр һәм  Мәскәү, Завод урамнарында төрле яшьтәге кешеләр белән татарча аралашканнар.   9А сыйныф укучылары Ләйсән Волкова белән берлектә  “Татарча да яхшы бел” исемле әдәби-музыкаль кичәдә катнашканнар һәм биредә төрле милләт балалары  үзләренең татар телендә сөйләшү осталыгын шигырьләр, җырлар һәм әкиятләр сәхнәләштерү аша күрсәткәннәр, ә соңыннан мәктәп укучыларына “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең символы булган эмблемалар өләшкәннәр.  
     “Акция апрель урталарына кадәр дәвам итәчәк әле. Ул мәктәбебездә укучы бер баланы да, бер ата-ананы да республикабызның дәүләт теле булып саналган татар теленә карата битараф калдырмас дигән теләктә калабыз. Акция көннәрендә генә түгел, һәрвакыт татар балалары үз телләрен белсеннәр, татарча матур итеп сөйләшсеннәр иде, ә моның өчен ата-аналар да  үрнәк булырга тиеш. Үз туган телебезне өйрәник, яратыйк, саклыйк!” – дигән теләктә  мәктәп укытучылары. 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International