“Йолдызлык”: югары урыннар нурлатлыларда

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

15-16 мартта Чирмешәндә “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең зона туры үтте. Нурлатлылар 8 районнан килгән катнашучылар арасында уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яуладылар.
“Хореография” номинациясендә I урынны “Эсперанса” эстрада бию ансамбле (җитәкчесе Ольга Ильина), II урынны “Дети солнца” бию коллективы (җитәкчесе Динара Хәсәнова), “Вокаль ансамбль” номинациясендә I урынны “Непоседы” (җитәкчесе Минзалия Нигъмәтуллина), II урынны “Вдохновение” (җитәкчесе Роза Әхмәтҗанова) ансамбльләре алган. “Вокал-соло” номинациясендә Балалар сәнгать мәктәбе укучылары аеруча уңышлы чыгыш ясаган. Нәтиҗәдә, I урынны Дмитрий Николаев (җитәкчесе Ольга Гришина), III урынны Арина Евдокимова (җитәкчесе Валентина Тяжова) яулаган. Алар 11-15 апрельдә фестивальнең Казанда узачак супер-финалында катнашып, Нурлат данын яклаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International