Хәрби комиссар Заһир Абдуллин бәйрәм бүләкләрен тапшырды

2015 елның 7 апреле, сишәмбе
Бүген, 7 апрельдә, хәрби комиссар Заһир Абдуллин Картлар һәм инвалидлар йортында булып, бер төркем ветеран толларына һәм тыл хезмәтчәннәренә Җиңүнең 70-еллыгына багышлап бүләкләр тапшырды. Заһир Кәримович өлкәннәрнең хәлләрен белеште, Җиңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Елена Боярина,  Евдокия Казачкова, Мәрзия Зәйнуллина, Евдокия Евграшкина, Екатерина Митюхина өлкән булсалар да, район тормышы белән кызыксынып яшиләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International