Нурлатта гомумишәһәр планеркасы үтте

14 гыйнвар 2015 ел., чәршәмбе
Ел уңышлы тәмамланган, бәйрәмнәр зур бәла-казасыз узган. Бүген район башлыгы  Равил Кузюров үткәргән гомумшәһәр планеркасында катнашучылар шундый нәтиҗә ясадылар. Беренчесе Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Әсхать Габдуллинның 2014 елның төп икътисадый күрсәткечләрен яктырткан чыгышыннан мәгълүм булды. Бәйрәмнәр чорында халыкның иминлеген тәэмин итү буенча Россия МВДсының Нурлат районы бүлеге начальнигы Хафиз Нургатин, ә яшәешне тәэмин итү службалары эше хакында Нурлат шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин хәбәр иттеләр. Әлбәттә, эчке эшләр бүлегенә уяу булырга һәм бу чорда кергән 196 хәбәр буенча тиз чара күрергә туры килгән. Ә коммуналь хужалыкта “Промочистка”, җылылык челтәренә бернинди мөрәҗәгать кермәгән, Горгаз, “Жилэнергосервис” чакыруларга үзвакытында чыккан. Иң зур нагрузка “ТКХ УК” МУПына туры килгән: шәһәрне кардан чистарту өчен тәүлек әйләнәсенә эшләргә, өстәмә техника тартырга туры килгән.
Иртәнге сөйләшүдә быел Парклар һәм скверлар елында башкарыласы күләмле эшләр турында  шәһәрнең баш архитекторы Наталья Крайнова сөйләде, һәм без аны газета укучыларга җиткерәчәкбез әле. Табигатьне саклау буенча инспектор Рөстәм Ногманов чыгышыннан күренгәнчә, быел Нурлат районында барлыгы 18600 төп яшь үсенте утыртылырга тиешлеге мәгълүм булды.
Планеркада алда торган Хачману бәйрәмен үткәрү урыннары игълан ителде, гражданнар белән очрашуларны үткәрү уңаеннан күрсәтмәләр бирелде, кышкы чорда янгын куркынычын булдырмау максатыннан су алу юлларын чистарту кирәклеге искәртелде. Соңыннан район тормышында актив катнашкан һәм нәтиҗәле эш күрсәткән бер төркем юбилярларга район башлыгы грамоталары тапшырылды.
– Ел җиңелләрдән булмаска ошый, иң мөһиме–безгә узган елгы дәрәҗәне саклап калу өчен бердәм һәм инициативалы эшләргә, һәр мөмкинлекне эшкә жигәргә туры киләчәк,–диде Равил Кузюров сөйләшүне йомгаклап.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования