Нурлат районы һәм шәһәренең хәрби комиссариаты коллективы һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

1 апрельдән язгы чакырылыш каипаниясе старт алды. Әмма коронавирус пандемиясе сәбәпле егетләрне армия сафларына озату 20 майдан соң гына көтелә. Быелгы язда Ватан сагына Нурлаттан 77 егет китәчәк.

Бүген Россиядә хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.  Кадендарь битләрендә һөнәри бәйрәм датасы  күптән түгел генә барлыкка килсә дә, әлеге хәрби структура илебез елъязмасында ярты гасырдан артык үз эшчәнлеген алып бара. Нурлат районы һәм шәһәренең хәрби комиссариаты тарихы истәлекле вакыйгаларга бай. Ул 1938 елның 1 сентябрендә оешкан. Шул еллар эчендә бик күп үзгәрешләр кичергән, эшчәнлек даирәсе киңәйгән. 2000 елдан ул үз эшен яңа бинада дәвам итә.

- Хәрби комиссариат алдында киңкырлы бурычлар куелган, - ди Нурлат  шәһәре һәм районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин.  - Без армиягә комплектлау буенча дәүләт программасын тормышка ашырабыз, мобилизацион чаралар үткәрәбез, матди-техник ресурсларның исәбен алып барабы, контракт һәм срочный хезмәткә кабул итәбез. Патриотик традицияләрне саклау, хәрби хезмәтнең абруен күтәрү, үсеп килүче буында гражданлык- патриотик тәрбия буенча чаралар үткәрәләр. Берничә ел дәвамында район җитәкчелеге һәм хәрби комиссариат Кырым Республикасындагы хәрби частька шефлык итәләр. Биредә ил сагын 17 нурлатлы саклый. 

- Район башлыгы Алмаз Сәлимович Әхмәтшин шефлык частенда хезмәт итүче якташларга зур игътибар бирә, һәм матди ярдәм күрсәтә, - диде бу уңайдан Заһир Абдуллин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International