Шәһәребезне чиста итеп саклыйк

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Район территориясендә махсус режим ай азагына кадәр дәвам итәчәк. Шул чор эчендә "Мехуборка" үз бурычларын гадәти тәртиптә үтәячәк.

1 апрельдән "Мехуборка" шәһәр урамнарындагы киселгән агачлары һәм габаритлы чүп-чарны ңыя башлады. Район территтриясендә карантин булуга карамастан әлеге компания үз эшчәнлеген бер генә көнгә дә туктатканы юк. 

-Шәһәрдә дә, авылларда график үзгәрмәде, Барысын җыеп бетермичә, максус техниканы гаражга куймаячакбыз, - диде "Мехуборка-Кама" ОООсының Нурлат филиалы җитәкчесе Рәүф Хөсәенов. 

Тик шәһәрлеләр арасында  тиешле таләпләрне үтәмәүчеләр дә бар икән. Мисал өчен, бер нурлатлы махсус контейнерга тирес тутырган,  икенчесе чүп савытына кискән агачлар тутырган. Ә бит махсус контейнерлар  бина эчендәге  көнкүреш калдыкларын жыю өчен генә кулланыла. 

Карантин экологик икеайллыкка да үзгәрешләр кертте. "Мехуборка" җитәкчелеге өмәләрне туктатып торырга чакыралар.  

Белеп торыгыз: Контейнерлага төзелеш чүп-чары ташлаган өчен штраф 2000 сумнан 3500 сумгача, вазифаи затларга - 15000 алып 30000 кадәр, юридик затларга - 200 000 до 500 000. Милекне урлаган яки аңа зыян салган очракта җинаять җаваплылыгына кадәр каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International