Нурлатта быел "Безнең ишегалды" программасы буенча 35 ишегалды төзекләндерү планлаштырыла

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Күпфатирлы йортлар ишегалдында әлегә әзерлек эшләре бара. 

"Республика программасына кертелгән беренче 7 йортта әзерлек эшләре башланды. Кече архитектур формалар, законсыз төзелгән корылмалар сүтелә, энергия тәэмин итүче оешмалар белән берлектә төзекләндерелүче зонадан инженер четәрләрләр алына", - дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Габдрахманов. 

"Безнең ишегалды" Республика программасы өч елга исәпләнгән. Ишегалды территорияләрен төзекләндерү проектын эшкәрткәндә йортларда яшәүчеләрнең дә тәкъдимнәре исәпкә алынды. Узган ел үткән очрашуларда нурлатлылар депутатларга үз теләкләрен җиткерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International