Нурлат районы халкы социаль ярдәм чаралары һәм компенсацион түләүләр артыннан дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итә алалар, дип хәбәр итәләр Республика матди ярдәм үзәгенең Нурлат муниципаль районындагы № 33 бүлегендә.
Бу - коронавирус инфекциясен кисәтү һәм профилактикалау максатларында эшләнә. Социаль ярдәм алуга кагылышлы барлык сораулар буенча 8434520686 телефонында "кайнар линия" эшли. Язмача мөрәҗәгатьләр nur.33@tatar.ru адресында кабул ителә.
Социаль ярәмнең аерым төрләренә гаризалар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы яки почта аша бирелергә мөмкин.