Бүген, 25 мартта, Нурлатта район башлыгы Алмаз Әхмәтшин рәислегендә наркотикларга каршы комиссия утырышы узды.
Көн тәртибендә 4 мәсьәлә каралды.
"Без әлеге негатив күренештән һәр нурлатлыны, аеруча балаларны сакларга тиеш. Шуңа да бу юнәлештә эш анык система буенча эш алып барылырга, әлеге темага бәйле барлык службалар бергә эшләргә тиеш, - диде район башлыгы Алмаз Әхмәтшин утырыш азагында.