Хәрби антына тугъры

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины Идеал Галщветдинов бар гомерен хәрби хезмәткә багышлаган. Оставкада булса да, үз халкына хезмәт итүен дәвам итә. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үткәндә без Идеал Галәветдинов белән аның хәрби тормышы турында сөйләштек. 

- Идеал Мусинович, Сез тормышыгызны хәрби хезмәт белән бәйләгәнсез, аның күп өлеше стратегик гаскәрләрдә узган. Шул хакта сөйләгез.

-Стратегик ракета гаскәрләре 1957 елның  17 декабрендә оешкан. Моңа кадәр мин ике ел Вольскта ракеталарны өйрәндем.  1957 елның 4 октябрендә космоска дөньяда беренче тапкыр ясалма спутник җибәрелде.  Бу миндә горурлык хисләре уятты һәм мин киләчәгемне ракеталар белән бәйләргә булдым.  Училищедан соң мине Украинага, Славут шәһәрендәге Винницк армиясенә Луцкой дивизиясендәге полкка җибәрделәр.  Алар А-1 ракетасы урынына Р-12 ракеталары белән җиһазландырылган иде. Елдан-ел безнең  кораллы көчләр яңа ракеталар белән тулылана торды. Узган ел мин ветеран буларак Мәскәүдәге стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренең 60 елыгына багышланган тантаналарда катнаштым. Анда ракета төзүче галимнәр, ветераннар һәм космонатлар килгән иде. 

(Тулырак материал "Дуслык" район газетасында.)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International