Өлкәннәр финанс грамоталылыгын күтәрделәр

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Шул көннәрдә шәһәр Мәдәният сараенда пенсионерлар өчен татар телендә финанс белеме буенча курслар узды.

Курслар Бөтендөнья банкының «Россия Федерациясендә халыкның финанс грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрүгә һәм финанс белемен үстерүгә ярдәм итү»  проекты кысаларында оештырылды. Казан федераль университеты "Финанслар белән дус бул" пргограммасын төзеде, университет педагоглары шуның нигезендә дәресләр үткәрделәр.Уку прграммасының кайбер авторлары - икътисад фәннәре кандидаты, доцент Чулпан Шәвәлиева һәм икътисад фәннәре докторы, профессор Игорь Кох гамәлдәге ташламалардан файдаланырга, мошшенниклар кулына эләкмичә, акчаларны һәм нерваларны саклау хакында сөйләделәр. "Студентлар" көндәлек тормышта кирәкле бик күп файдалы киңәшләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International