Ватаннан читтә бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне алдыннан шәһәр Мәдәният сараенда Батырлык дәресе үтте.
9нчы мәктәпнең яшь армиячеләре өчен шәһәр Мәдәният сарае директоры Гөлнара Исхакова әзерләде ул дәресне. Очрашуга хәрби хәрәкәтләр, щфган һәм башка локаль конфликтларда катнашучы ветераннарны чакырган иде.