Нурлатта "Ел укытучысы - 2020" конкурсына йомгак ясадылар

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Бүген, 21 гыйнварда, шәһәрнең 3нче урта мәктәбе базасында «Ел укытучысы-2020» Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабында катнашучы педагогларны тантаналы шартларда бүләкләделәр.

Конкурста районның 13 педагогы катнашты, аларның 4се яшь укытучы.Өч көн дәвамында конкурсантлар мастер-класслар, ачык дәресләр һәм дәрестән тыш чаралар күрсәттеләр.

 «Педагогик дебют»та Нурлат гимназясенең  физик тәрбия һәм тормыш иминлеге фәне укытучысы  Илнур Әмиров җиңүче булды. 3нче урында Нурлат гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы  Гүзәл Җәмалова һәм шәһәрнеә 1нче мәктәбенең математика укытучысы  Гөлшат Гыйбадуллина, 2нчедә  гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Хәммәдиева һәм 3нче мәктәпнең математика укытучысы Лилия Чувалова, конкусның ңиәүчесе 4нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Наталья Кольцова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International