Өлкәннәрдә кунакта

11 сентябрь 2019 ел., чәршәмбе

   Безнең  “Алсу” балалар бакчасында Игелек атналыгы бара. Шул уңайдан  зурлар төркеме балалары үзләренең тәрбиячеләре  Роза Туктарова белән шәһәребездә урнашкан Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында кунакта булып анда яшәүче әби-бабайларга үзләренең матур рәсемнәрен һәм шигырьләрен  бүләк иттеләр. Ә аннан көзге кәрзиннән тәмле алма белән сыйлап, өлкәннәрнең хәл-әхвәлләрен белештеләр, тапшырдылар. Балаларның шат авазлары, эчкерсез елмаюлары өлкәннәрнең кәефен күтәрде, көзге кояшлы көнне тагы да яктыртып җибәргәндәй булды.

         Өлкәннәр бу очрашудан бик канәгать калдылар һәм балаларны кабат үзләренә кунакка чакырдылар.

Гөлүсә Нугаева, “Алсу” балалар бакчасы мөдире

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования