Мәчет бәйрәмне яңарып каршылады

12 август 2019 ел., дүшәмбе

Колбай Мораса авылы мәчете Корбан гаетен зур төзекләндерү эшләре үтеп каршылады. Узган ел тәһарәтханә төзүдән башланган эш быел тагы да колачлырак дәвам итте. Авылның имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Мусин әйтүенчә, быел биредә электр үткәргечләре тулысынча алыштырылган, гыйбадәтханә ягында яңа җылы идән түшәлгән, җылылык системасы алыштырылып, ике контурлы газ казаны урнаштырылган. Болардан тыш мәчетнең эчке стеналарында һәм тышкы яктан буяу эшләре да башкарылган. Әлеге зур күләмле һәм чыгымлы эшләрне башкаруда бүгенге көндә чит шәһәрләрдә яшәп тә авыл язмышына битараф булмаган авылдашлары күп ярдәм күрсәткәннәр. Рамсез Миндубаев, Наил Мостафин кебек даими химаячеләр белән беррәттән Марат Усманов һәм “Чулпан” иминият компаниясенең баш подразделениесе булышлыгы да бик урынлы булган.

– Төзекләндерү эшенә авыл халкыннан кергән сәдака акчалары да тотылды, гомумән, авылдашларның яңартуны аңлап, хуплап кабул итүләре сөендерде. Бәйрәм көнне мәчетебез тулы булды. Читтә яшәүче якташларның да туган җирләренә кайтып гамәл кылулары динебезгә, йолаларыбызга олы хөрмәт билгесе бит, – ди Фәрит хәзрәт сөенеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования