Нурлат районында амброзия буенча фитосантар зона бетерелде

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең фитосанитар күзтчелек һәм орлык, бөртек сыйфатына контроль буенча бүлеге белгечләре тарафыннан районның Тимерлек авыл җирлеге территориясенә фитосанитар рейд тикшерүе үткәрелде. Аның территориясендә 2007 елда идарә карары белән карантинлы чүп үләне – өч буынлы амброзия буенча карантин фитосанитар зона булдырылган һәм карантинлы фитосанитар режим кертелгән иде.

– Тикшерү барышында Чуваш Тимерлеге авылында амброзия ачыкланмады. Әлеге территориядә вегетация сезоны барышында чүп үләннәре күп тапкырлар чабылып торды. Амброзия биредә инде өч ел рәттән ачыкланмады, әлеге фитосанитар зона идарәнең 10 июльдәге Карары белән юкка чыгарылды, – ди Россельхознадзорның ТР буенча Идарәсе дәүләт инспекторы Салават Фәтхетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International