Нурлатта максатчан тикшерүләр башлана

2019 елның 20 гыйнвары, якшәмбе

23нче гыйнвардан 31енә кадәр 73нче янгын часте сагы астындагы объектларда янгын куркынычсызлыгы буенча оештыру-билгеләү документларын, мәгълүмат билгеләрен һәм күрсәткечләрен тикшерү башлана. Бу чорда янгын куркынычсызлыгы чаралары турындагы инструкцияләрнең булуына, җитештерү һәм склад билгеләнешендәге биналар ишекләренә, тышкы җайланмаларга аерым игътибар биреләчәк. Аларда шартлау һәм янгын куркынычы буенча категорияләрнең билгеләнеше, янгын сагын чакыру өчен телефон номерларын күрсәткән табличкаларның булуы, янгын куркынычсызлыгы күрсәткечләре, мәгълүмат билгеләре һәм аларның норматив документлар таләпләренә туры килүләре тикшереләчәк.

Илзидә Йосыпова, 73нче янгын часте инспекторы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International