Бүген Нурлат районы Советында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең утырышы үтте. Анда Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакытында халыкның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов алып барды.