Каз өмәсе үтте

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Сишәмбе көнне Кәкре Атау авылында яшәүче Рәшит һәм Фәүзия Кәлимуллиннар өендә каз өмәсе үтте. Хуҗалар ел саен кош-кортны күп итеп асрыйлар. Быел да 60ар баз каз һәм үрдәк үстергәннәр. Каз өмәсенә исә бөтен туганнары җыелды. Мисал өчен, казларны суеп тору Фәүзия Кәлимуллинаның бертуган абыйсы Әсхәт абыйга йөкләнде.

Ә каз өмәсенә хуҗалар чуваш милләтеннән булган дусларын да чакырган. Хатын-кызлар татар, рус, чуваш телләрендә җырлар белән каз йолкыдылар, шунда ук хуҗабикә каз каурыеннан бәлеш, коймак майлау өчен май канаты ясау буенча мастер-класс та күрсәтте. Ә эшләрне тәмамлагач, өмәгә җыелучылар каз эч-башыннан пешерелгән бәлеш белән сыйланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International