Көрәш эзлекле булырга тиеш

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Урамда көз уртасы булса да, карантинлы үләннәр һәм аларга каршы көрәш чаралары темасы көн кадагыннан төшми. Кичә районның барлык авыл хуҗалыгы формированиеләре, шәһәрнең идарәче компанияләре, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында үткән семинар-киңәшмәдә дә бу төп тема буларак каралды. Кызганычка каршы, районда карантинлы үләннәр, нигездә амброзия буенча карантинлы фитосанитар зоналар кала бирә әле – алар 5 хуҗалык һәм 12 авыл җирлеге территориясенә карый. Ел дәвамында карантинлы үләннәргә каршы, төрле формаларын кулланып, җитди көрәш алып барыла. Алар белән киңәшмәне алып барган район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов таныштырды һәм 2019 елга бурычларны да билгеләде.

-Бу юнәлештә эшне даими, көрәш чараларын эзлекле алып барырга һәм көчәйтергә кирәк, – дип киңәшмә эшенә йомгак ясады Ильяс Рифкатович.

Киңәшмәдә шулай ук Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе белгечләре катнашында авыл хуҗалыгы җирләрен билгеләнеше буенча куллану, Россиядә һәм Татарстанда эпизоотик хәл һәм башка актуаль мәсьәләләр дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International