Нурлатта район башкарма комитеты җитәкчесе сайланды

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Нурлатта район Советының 28нче сессиясе үтте. Аны район башлыгы, район Советы рәисе Алмаз Әхмәтшин алып барды. Сессия эшендә берничә мәсьәлә каралды. Төп мәсьәлә район башкарма комитеты җитәкчесен сайлау иде. Әлеге вазифага моңа кадәр район мәгариф бүлеген җитәкләгән Линар Маняпов сайланды. Сессиядә шулай ук башка кадрлар үзгәрешләре турында да хәбәр ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International