Кояшлы һәм коры һава торышы шикәр чөгендере казу темпларына уңай йогынты ясый.
Инде кичәге көнгә район буенча 2013 гектардан татлы тамыр казып алынган, бу барлык мәйданнарның 37 проценты. Шикәр чөгендере игүче һәр ике хуҗалык – “Сөләйманов Ә.И.” КФХсы һәм “Южная” АФсында чөгендер казу белән бер вакытта аны заводка ташу да зур оешканлык белән бара.