Районда бәрәңге игү белән шөгыльләнүче бердәнбер хуҗалык булган “Сөләйманов Ә.И.” КФХ-сында бәрәңге уңышын җыярга керештеләр. Икенче икмәкне быел биредә 152 гектарда үстерделәр, кичәге көнгә барлык мәйданнарның 7 процентыннан бәрәңге казып алынган. Быел да хуҗалыкта бәрәңгене сугарулы система белән ике басуда үстерделәр.