Район басуларында урып-җыю эшләре оешкан төстә дәвам итә, хәзерге вакытта нигездә сабан культуралары уңышын җыю бара

2018 елның 17 августы, җомга

Кичәге көнгә барлык мәйданнарның 73 процентыннан (бөртеккә кукурузны да кертеп) игеннәр җыеп алынган. “Аграрий”да инде уракны тәмамласалар, “Сөләйманов Ә.И.” КФХсында уракның – 86, “ИРС”та – 78, “Южная”да 76 процентында эшләр төгәлләнгән. Бер гектарга уртача уңыш 33,3 центнер тәшкил итә.
Урак эшләренең оешкан төстә баруы иң беренче чиратта басуларда тырышып хезмәт куючы механизаторларның фидакарь хезмәтенә бәйле. Бу яктан исә алар һич тә сыната торган түгел. Бүгенге көндә икенче мең тонна чиген узган комбайнчылар да бар инде. Район буенча иң күп ашлыкны суктырып алган комбайнчы быел беренче тапкыр Владимир Никитин исемендәге премиягә дә ия булачак.
Алдынгылар шулай ук республикада игълан ителгән “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы” конкурсында җиңүгә дә өмет тота ала. Конкурс шартлары буенча, быел уңыш җыюда иң зур нәтиҗәләр күрсәткән 240 комбайнчыга 50шәр мең сум күләмендә премия биреләчәк, аларны комбайннарның 4 төркеме буенча билгеләячәкләр.
Иң күп мәйданнарны чаптырган 50 механизатор исә 40ар мең сумлык премияләргә лаек булачак. Шулай ук районнарда иң яхшы 200 комбайнчы 30әр мең сумлык премияләргә дә исәп тота ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International