Нурлатта "Дустанә поликлиника – Татарстан стандарты" проектын тормышка ашыра башладылар

2018 елның 17 августы, җомга

Проект үзәк поликлиника нигезендә гамәлгә керәчәк. Аның максаты – авыруның табибка керү өчен көтү вакытын 10-15 минутка калдыру. Хәзерге вакытта нурлатлыларга озаграк көтәргә туры килә.
– Әлеге проект поликлиниканы капиталь төзекләндерүдән соң гамәлгә керәчәк, – ди район үзәк хастаханәсе баш табибының поликника эшләре буенча урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Мөнир Әхмәтшин. – Яр Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә һәм Казанда шундый медицина учреждениеләре бар. Андагы па-
циентлар үзгәрешләрне уңай бәялиләр. “Дустанә поликлиника” авырулар өчен уңайлы булырга тиеш. Ул хезмәткәрләр эшенең нәтиҗәлелеген, дәвалауның сыйфатын арттырырга ярдәм итәр дип көтелә.
Май аеннан башлап "Амбулатор-поликлиника учреждениеләрендә капиталь ремонт" программасы нигезендә район үзәк хастаханәсе поликлиникасы һәм хатын-кызлар консультациясе бинасы модернизацияләнәчәк. Капиталь ремонтка
бюджеттан 53 миллион сумнан артык акча каралган.
Район үзәк хастаханәсендә төзекләндерү эшләре 2007, 2014 елларда узган иде. Соңгысында объектның тышкы ягы һәм түбәсе капиталь ре-
монтланды. “Перспектива“ җәмгыятенең поликлиникада ремонт эшләрен зур осталыкка, тәҗрибәгә ия булган төзүчеләре башкара.
– Табибларга авыруларны кабул итүдә өзеклекләр тудырмас өчен ремонт эшләрен участоклап башкарабыз. 3, 4 катлардагы кабинетларда һәм коридорда ремонт эшләре төгәлләнде. Хәзер биредә җиһазларны күчерү һәм элемтә, интернет-телефон челтәрләрен тоташтыру эшләре калып бара. 1, 2нче катларда һәм хатын-кызлар консультациясендә ремонт эшләре бара. Кабинетларны бинаның икенче яртысына күчереп торабыз. Әлбәттә, бу медицина персоналына һәм авыруларга вакытлыча кыенлыклар тудыра, әмма төзелеш эшләре вакытында бу котылгысыз. Килешәм, капиталь ремонт озакка сузыла, чөнки без бөтен иске системаларны да алыштырабыз, – ди җәмгыятьнең баш инженеры Руслан Зәйнетдинов.
Баш инженер әйтүенчә, хастаханәнең эчке ягы тулаем үзгәреп, заманчалаштырылачак.
Су-канализация системасы, ишекләр, стеналар, идәннәр яңартыла. Капиталь ремонт “Уңайлы мохит“ программасын да үз эчен алган. Инвалидлар өчен керү-чыгу җайланмалары, махсус бәдрәфләр эшләнә.
Табибларга да мондый шартларда эшләве кыен, әмма алар зарланмый, ремонттан соң эш шартлары күпкә яхшырачагын яхшы аңлыйлар. Төзелеш компаниясендә әйтүләренчә, эшләр тиешле срокта тәмамланачак, материаллар белән тулысынча тәэмин ителгәннәр, эшчеләр җитәрлек. 1 декабрьгә кадәр ремонт эшләрен төгәлләп, нурлатлыларны шатландырырга җыена “Перспектива“ җәмгыяте төзүчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International