Нурлатта сугыш ветеранына медаль тапшырылды

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Бүген, 16 август көнне, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова сугыш ветераны Антонина Андреевна Агаповага “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды. Антонина Андреевна 1927 елның 8 августында Куйбышев өлкәсе Кошки районы Кутузовка авылында туган. Андреевка авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Нурлат станциясенең товар контросында эшли башлый. 1944 елда хәрби хезмәткә алына. Тимер юлда үлчәүче булып эшли. Ул Берлинга кадәр диярлек барып җитә. 1945 елның октябрендә демобилизацияләнеп Нурлатка кайта һәм 1983 елга кадәр хезмәт куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International