Нурлат районында физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче 60-79 яшьтәге ир-атлар һәм 55-79 яшьлек хатын-кызлар 14,6 процент тәшкил итә. Республика буенча уртача күрсәткеч – 5,67 процент. Республика муниципаль районнары рейтингында Нурлат 2нче урынны алып тора.