Биккол авыл җирлегендә урам юллары үзара салым программасы ярдәмендә төзекләндерелә

2018 елның 28 июле, шимбә

Биккол авылында бу көннәрдә Мәктәп урамы юлының 230 метрлы өлешенә юл салу эшләре бара. Юл  2017 елгы үзара салым средстволары хисабына төзелә. 
–    Урамның бу өлеше электән юл буенча проблемалы саналды. Аеруча язгы-көзге пычракларда. Шуңа да 2017 елда җыелган үзара салым акчаларын нәкъ менә бу участокка  юнәлтергә булдык, – ди Биккол авыл җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина. 
Урамга юл салу эшен Зәйдән подрядчы оешма башкара, материал ташылган, юлга түшәлгән инде, аны тигезлисе генә калып бара. Ә Бикколда 2016 елдагы үзара салым средстволарының бер өлешенә  дә юл төзелгән иде, 2018 елгы үзара салым акчаларын да юлга тотарга дип хәл иткәннәр. Шулай итеп, үзара салым программасы авыл эчендәге юлларны тәртипкә салырга булыша. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International