Нурлат районы хуҗалыкларының уракка әзерлеге уңай бәя алды

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Бүген, 25 июльдә Нурлат районы хуҗалыкларының уракка чыгачак транспорт комплексының әзерлеге республика конкурсы кысаларында бәяләнде. Конкурс комиссиясе составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге җитәкчесе Наил Хәмидуллин, “Әлмәт” агрохимик служба станциясе директоры Могтәсим Маметов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Гостехнадзор һәм Россельхознадзор белгечләре кергән иде. “Нурлат сөте” җәмгыятенең техникасын кабул итүдә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин да катнашты. Районның үсемлекчелек өлкәсендә һәрчак алдынгылар арасында булуын билгеләп, ул быел да комбайнчыларны оешкан төстә эшләргә һәм хезмәт куркынычсызлыгы таләпләрен истә тотарга чакырды. Быел район буенча 34 мең гектардан артыграк мәйданнан бөртеклеләрне җыеп алу бурычы куела. Хуҗалыкларның уракка әзерлегенә исә конкурс комиссиясе уңай бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International