Татарстан Республикасында килеп туган демографик хәлне үзгәртү максатыннан 2018 елдан авыл җирендә яшәүче 25 яшенә кадәр беренче баласы туган әниләргә – 50 мең, 29 яшенә кадәр өченче баласын тапкан хатын-кызларга республика бюджетыннан өстәмә түләүләр кертелде. Нурлат районында авыл җирендә яшәүче 25 яшькә кадәрге 25 хатын-кызга 50шәр, 29 яшькә кадәрге 3 әнигә 100әр мең сум күләмендәге түләүләр билгеләнде.