Нурлат районында пенсия яшендәге 16733 кеше яши, шуларның 6559 ы – инвалид, 590ы – күпбалалы гаилә. 27 Бөек Ватан сугышы ветераны, 609 хезмәт ветераны, 163 сугыш толы бар, 5 кеше “Камалыштагы Ленинградта яшәүче” билгесе белән бүләкләнгән, 1 кеше концлагерьларның балигъ булмаган яшәүчесе статусына ия. 2018 елның июленә социаль ярдәм чаралары алучыларның гомуми саны 22880 кеше тәшкил итә, бу районда яшәүче һәр өченче кеше дигән сүз.