Нурлатта алдан тавыш бирүдә катнашучылар халык белән очрашты

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Кичә, 17 июль көнне, алга таба “Бердәм Россия” партиясеннән 2018 елның 9 сентябрендә үтәчәк сайлауларда Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар сайлаучылар белән очрашты. “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе сәяси Советы карары белән район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин һәм «Татспецтранспорт» ИКның  Нурлат УТТсы профкомы рәисе Фәрит Камалов Нурлат шәһәренең Нурлат-Төньяк сайлау округы буенча алдан тавыш бирүдә катнашучы  булып теркәлгән иде. Очрашуны ачып, җирле бүлекчә секретаре Флюра Ногманова тәкъдим ителгән кандидатларның икесе дә нурлатлыларга таныш, халыкның ышанычын яулаган кешеләр булуын билгеләп үтте. Соңрак кандидатлар сайлаучыларны үзләренең позицияләре белән таныштырдылар. Очрашу азагында нурлатлылар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирә алды.Кандидатлар арасында сайлауны Нурлат-Төньяк сайлау округы сайлаучылары инде бу атнада ясарга тиеш булачак  - 22 июль көнне Бердәм тавыш бирү көне үтәчәк. Бу көнне алдан тавыш бирү тагы Киекле авыл җирлегендә Тимур сайлау округы буенча да узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International