Район хуҗалыкларында 75 урып-җыю комбайны бар. Бу көннәрдә уракка әзерлек тулы көченә бара. Техника механизаторлар белән комплектлана, алар алдына комбайннарны әзерлек сызыгына бастыру бурычы куела. Ә хуҗалыкларның уракка әзерлегенә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре бәя бирәчәк.