Сәләнгеш, Мамык, Төрнәс авыл җирлекләрендә яшәүчеләр район җитәкчелеге белән очраштылар

2018 елның 13 июле, җомга

Бүген, 13 июль көнне Сәләнгеш, Мамык, Төрнәс авыл җирлекләрендә традицион гражданнар җыеннары узды, аларда район җитәкчелеге дә катнашты. Башта авыл җирлекләре башлыклары җирлекләр территорияләрендә беренче яртыеллыкта башкарылган эшләр буенча хисап тотты. Авылларда үзара салым программаларына зур игътибар бирелә. Мәсәлән, Сәләнгеш авыл җирлегендә үзара салым средстволарына 27 энергия саклаулы урам яктырткычы урнаштырганнар һәм СИП сузганнар. Республика программасы кысаларында биредә Овражная урамында юл ясалачак. Төрнәс авыл җирлегендә үзара салым программасы зиратларны төзекләндерергә, урамнарны яктыртырга булышкан. Авылны төзекләндерүдә авыл җирлегенә иганәчеләр һәм  иҗтимагый үзидарә зур ярдәм күрсәтә. Җыенда район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова, район башкарма комитеты  җитәкчесенең беренче урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов катнашып, кооперация юнәлеше, аның үзенчәлекләре, районың социаль-икътисади үсеше турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International