Нурлат муниципаль районы

Кычытканлыда елга буе төзекләндерелде

11.07.2018

Узган ел Кычытканлы авылы янәшәсендә Мораса елгасындагы гидротехник корылмага капиталь ремонт эшләре тәмамланды. Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы инициативасы белән язгы ташу вакытында аварияләрне булдырмас өчен начар хәлдәге корылманы ремонтлау республика программасы кысаларында тормышка ашырылды. Быел исә аның суы тулып, җирлекнең иң матур табигать почмагына әверелгән. Авылга кунакка кайткан кешеләр анда истәлеккә фотога төшәргә яратса, балыгы тәмле дип Нурлаттан гына түгел, Самара һәм Ульян өлкәләреннән дә балык тотарга килүчеләр бар икән.
– Мораса елгасы 1973нче елларда буылган иде, әмма вакытлар үтү белән плотина җимерелде, торбалары череде, – ди авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Нургалиев. – Эшләрне ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы заказы белән Казанның “Татмелиорация” оешмасы башкарды. Торбалары, задвижкалары алыштырылды, ярына вак таш җәелде. Бүген буа җирле эшмәкәрләргә балык үрчетү, ярында ял йорты оештыру өчен бик кулай урын. 
 






Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования