Нурлатта чәчүлекләрне карау буенча чаралар үтә

10 июль 2018 ел., сишәмбе

Бу көннәрдә район хуҗалыкларында чәчүлекләрне карап тору буенча комплекслы чаралар үтә – басулар авыруларга, чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы эшкәртелә. Мәсәлән, җәй башыннан бирле 74 мең гектардан артыграк чәчүлек – чүп үләннәренә, 17297 гектар чәчүлек – авыруларга, 18822 гектар мәйдан корткычларга каршы эшкәртелгән. Шул ук вакытта яфрактан тукландыруга да игътибар зур, ул 45 мең гектардан артыграк мәйданда башкарылган. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования