Торнаяста тиздән мәктәп янындагы плотинаны ремонтлый башлаячаклар. Ремонт үзара салым акчалары хисабына башкарылачак, 100 мең сумга килешү төзелгән дә инде. Параллель рәвештә шул ук авылдагы башка плотинаны ремонтлау буенча да проектлау һәм республика дәрәҗәсендә чаралар бүлү буенча әзерлек эшләре бара.