“Туй касси” (туй урамы) чуваш ишегалдында “Уяв” кунакларына элеккеге чуваш туй йолаларын тәкъдим иттеләр. Биредә кунакларның күз алдында ук егетләр үзләренә ошаган кызны урлап киттеләр. Биредә үк кызлар, янәшәдә егетләр җыелышкан иде. Шунда ук яшьләр өчен яңа йорт җиткезеп киләләр. Ә кунакларны милли сыйлар һәм эчемлекләр белән сыйладылар, сәхнәдә иң матур җырлар яңгырады.