Район хуҗалыклары конкурста җиңү яулады

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Районның Сөләйманов Ә.И.” КФХсы һәм “Южная” агрофирмасы “2017 елда иң яхшы чөгендер игүче хуҗалык”   конкурсында җиңү яуладылар. Ел нәтиҗәләре буенча “Южная”агрофирмасы – 1нче,  “Сөләйманов Ә.И.” КФХсы 2нче урынга лаек булды. Җиңүчеләрне “Татарстанда кыр көне-2018” агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында бүләкләделәр.

Әлеге конкурсны Россиянең шикәр җитештерүчеләр берлеге Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә үткәргән. Район хуҗалыкларының исә конкурста уңыш яулаулары очраклы түгел. Чөнки үткән елда алар татлы тамыр буенча матур күрсәткечләргә ирештеләр. Район буенча һәр гектардан уртача 426 центнер уңыш җыеп алынды. Быел да әлеге хуҗалыкларда чөгендер игүгә игътибар зур. Татлы тамыр 5400 гектарда чәчелде, шуларның 2160 гектары  – “Южная”га, 3240 гектары “Сөләйманов Ә.И.” КФХсына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International